Мурманск – Санкт-Петербург поезды белән булган фаҗигадә зыян күрүчеләр саны 31гә җитте, шул исәптән биш бала да бар. Ундүрт кешене хастаханәгә алып киткәннәр, аларның дүртесе авыр хәлдә, дип хәбәр ителә Россия Тимер юллары Телеграм-каналында.
«18 декабрьдә 11 номерлы Мурманск – Санкт-Петербург поезды белән булган фаҗигадә 31 кеше, шул исәптән 5 бала зыян күрде. 14 кеше хастаханәдә, аларның дүртесе – авыр хәлдә. Ике кеше һәлак булды», – диелә хәбәрдә.
Шулай ук РЖД зыян күрүчеләрне үзенең медицина үзәкләрендә бушлай дәваларга һәм тернәкләндерү уздырырга әзер булуын да белдерде. Һәлак булучыларның гаиләләренә компания 2 млн 200 мең сум акча түләячәк. Моннан тыш, пассажирлар «СОГАЗ» компаниясеннән иминият түләүләре дә алырга мөмкин.
Йөк составы белән Мурманск – Санкт-Петербург пассажир поезды 18 декабрьдә Мәскәү вакыты буенча 16:15 сәгатьтә, Мурманск өлкәсенең Кандалакша районында бәрелеште. Ул вакытта 27 кеше, шул исәптән 5 баланың зыян күрүе, ике кешенең һәлак булуы хәбәр ителгән иде.