Мурманск өлкәсенең көньягында поездлар бәрелешкән. Биш кеше зыян күргән.
РИА Новости хәбәр иткәнчә, һәлак булучылар юк.
«Татар-информ» Княжная станциясендә ике катлы пассажир поездының йөк поезды белән бәрелешүен язган иде.
Якынча мәгълүматлар буенча, өч вагон рельслардан чыккан. Фаҗига урынында коткаручылар һәм ашыгыч ярдәм бригадалары эшли.