Чаллы егете – махсус хәрби операция зонасындагы Фирдус Суфияновның улы туган. Шулай итеп кечкенә Ясминә апа булды. Бу хакта «Шәһри Чаллы» сайтында Зөлфия Галим яза.
Кама балалар медицина үзәгендә сабыйны каршы алырга туганнары, Чаллы мэры Наил Мәһдиев килде.
Мэр гаиләгә изге теләкләрен җиткерде, яшь әни Айгөлгә 100 мең сум акча, Ясминәгә бүләк бирде.