24 декабрьдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры бинасында Татарстанның халык язучысы, галим Нәкый Исәнбәтнең тууына 125 ел тулу уңаеннан «Син сазыңны уйнадың» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә була.
Сценарий авторы – Хәбир Ибраһим, режиссеры – Лилия Әхмәтова. Чара 18.30 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә ТР Язучылар берлеге матбугет хезмәте.