Төмән өлкәсенең «Яңарыш» газетасында Төмән шәһәреннән Фатыйх Гарифуллинның «Чыңгыз Айтматов истәлегенә» дигән язмасы чыкты.
Күп тапкыр дәүләт һәм башка илләр тарафыннан югары премияләр лауреаты, кыргыз һәм рус язучысы Чыңгыз Айтматовка 12 декабрь көнне 96 яшь булыр иде. Үземнең тормыш юлымда ошбу бөек язучы белән Мәскәү шәһәрендә үткәрелгән Бөтендөнья Ислам конференциясендә бер күрешеп, кыскача гына булса да әңгәмә кылу бәхетенә ирешкәнем булды.
Әлбәттә, язучының әсәрләрен милләттәшләребез арасында белмәүчеләр юк дип күз алдыма китерәм, без әле мәктәптә укыган вакытларда, Айтматовның әсәрләрен, романнарын китапханәләрдән алып укый торган идек. Аның иҗади юллары үз вакытына, шулай ук бүгенге көннәргәчә бик актуаль булып тора. Язучының тормыш юллары, иҗади хезмәте атеизм, дингә каршы көрәш чорларына туры килде. Мин хәзер күз алдыма китерәм, әгәр бөек язучы Айтматов безнең вакытларга туры килгән булса, аның күп әсәрләре дингә кагылышлы, бигрәк тә, үзенең туган җире Кыргызстан Республикасында халыкның ислам дине тарихына багышлап язылган булыр иде дигән фикердә калам.
Шунысы бик кызык, язучының әнисе ягыннан тамырлары Татарстан Республикасы белән бәйле. Архив һәм тарих чыганакларына таянып, моннан 100-150 еллар элек язучының татар бабалары ислам дине юлында бик тырышканнар, хәтта мәчетләр, мәдрәсәләр төзү эшләрендә бик актив катнашканнар.
Билгеле булганча, Чыңгыз Айтматовның әнисе Нәгыймә Габделвәлиева татар булган. Нәгыймә апаның әтисе Хәмзә 1860 елларда Вятка губернасының Малмыж өязе, Мәчкәрә авылында туган, ул хәзерге Татарстан Республикасының Кукмара районына керә. Нәгыймә апаның әнисе Газизәбану Шаһиева да татар милләтеннән булган.
Шулай итеп, дөньякүләм танылган язучы Чыңгыз Айтматов әнисе ягыннан тулысынча татар милләтеннән, затлы морзалар нәселеннән. Ул моны үзе дә белгән һәм гомеренең ахырында булса да татар тамырларын танып, 2006 елның 15 сентябрендә Кукмара музеена түбәндәге сүзләр язып жибәргән:
«Кадерле Кукмара музеен оештыручылар! Сезгә әни ягыннан әби-бабаларым булган Габделвәлиевлар шәҗәрәсен төзү барышында тапкан мәгълүматларыгыз өчен ихлас рәхмәтләремне белдерәм. Могҗизага тиң бу хәбәр минем өчен көтелмәгән булды, ә Айтматовларның барлык гаиләсе, нәселе, әби-бабаларым өчен бу тарихи бөек хәбәр. Сез Кукмара җирендә безнең нәселнең шәҗәрәсен торгыздыгыз. Хәзер бу урын, бу авыл безнең өчен изге булачак...»
«До советского периода село входило в состав Малмыжского уезда Вятской губернии, - дип язалар ул музейдагы материалларда. - Населенный пункт резко отличался от многих татарских селений тем, что уже в конце 18 века являлся торгово-промышленным центром. С 1778 года здесь свою продукцию производили кумачная и кожевенная мануфактуры, принадлежавшие братьям Абдулле, Мухаматрахиму и Ярулле Утямышевым. В 19 веке их потомки владели медеплавильным, мыловаренным, суконным, ваточным предприятиями в Казанской и Вятской губерниях».
Бу хезмәттән күренгәнчә, «беренче гильдияле Малмыж купецлары» Үтәмешев - Габделвәлиевлар хәйриячелек белән дә нык шөгыльләнгән - алар Малмыждан Казангача арада йөзләгән мәчет-мәдрәсәләр салдырганнар һәм тотканнар. «1802 елда Казанда алар акчасына «Иске таш» мәчет һәм 1882 елда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе төзелә», - дип язалар алар турында.
Әтисе Түрәкол – партия хезмәткәрен 1937 елда гаепсез кулга алып, 1938 елда аталар. Нәгыймә Айтматова балаларын алып иренең туганнары янына кайтып сыена, бик авырлык белән көн күрәләр алар. Ләкин барысы да үз юлын табып, күренекле шәхесләр булып җитешәләр.
Чыңгыз Айтматов язган «Җәмилә» повесте 1958 елны бөтен дөньяга таныла һәм беренчеләрдән булып Франциядә бастырылып чыгарыла. Аның китаплары 176 телгә тәрҗемә ителгән, аның хикәяләре һәм повестьларына багышлаган 20дән артык фильм күрсәтелгән.
2008 елның май аенда Казанда аның әсәренә багышлап фильм төшергән вакытта 79 яшьлек Айтматов авыр пневмония белән хастаханәгә эләгә. Шифалау эшләрен дәвам итү өчен язучыны Германиянең Нюрнберг шәһәренә җибәрәләр. 10 июнь, 2008 елда ул клиникада вафат була. Язучы Бишкек шәһәренең «Ата - Бәет» дип аталган мемориал зиратында, әтисенең кабере янында җирләнгән.