Түбән Кама шәһәренең Җәмигъ мәчетендә «Намаз – бәхет ачкычы» курслары төгәлләнде. Якшәмбе көннәрендә узган 5 дәрес барышында 23 ир-ат һәм 56 хатын-кыз дөрес итеп намаз укырга өйрәнде. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Проект тәмамлану уңаеннан хатын-кызлар өчен яулык бәйләү буенча мастер-класс узды һәм һәр хатын-кыз яулыклы булды.
Барлык катнашучылар – ир-атлар да, хатын-кызлар да проекттан канәгать калды: намаз укырга өйрәнү җиңел бирелде, диелә хәбәрдә.