Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Азәрбайҗан халкының гомуммилли лидеры Гейдар Алиев һәм аның хатыны Зарифа каберенә чәчәкләр куйды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.
Тантана мактаулы кешеләрне җирләү аллеясында узды, анда республиканың күренекле сәяси, мәдәни эшлеклеләре, Советлар Союзы Геройлары һәм фән вәкилләре каберләре урнашкан.
Аннары Рөстәм Миңнеханов Шәһидләр аллеясында булды, анда «кара гыйнвар» корбаннары, шулай ук Карабах сугышында һәлак булган азәрбайҗаннар җирләнгән.
Соңыннан шунда ук урнашкан «Мәңгелек ут» мемориаль комплексына венок куелды.