Махсус хәрби операциядә катнашучы якташларына гуманитар ярдәм җыюда Зәй журналистлар берлеге даими үз өлешен кертә. Бу юлы да алар Туган илләрен саклап, махсус хәрби операциядә катнашучы якташларына машинасын көйләү-карау өчен ачкычлар җыелмасы алып җибәргән. Бу хакта «Зәй яңалылкары» хәбәр итә.
Әлеге Зәй егете хәрби зонада машина йөртүче булып хезмәт итә. Ул мондый бүләкнең аның өчен бик кирәкле, уңайлы булуын әйтеп, туган яктан ярдәм җибәргән Зәй журналистлар берлегенә рәхмәтләрен җиткерде, диелгән хәбәрдә.