Түбән Камадан махсус операциядә катнашучыларның 716 баласын республика чыршысына чакырганнар. Чара Казанның «Татнефть Арена» боз сараенда уза. Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илдар Рамазанов эшлекле дүшәмбедә шулай дип белдерде.
«Махсус операциядә катнашучыларның балаларына аерым игътибар бирәчәкбез. 25 декабрьдә Казанның «Татнефть Арена» боз сараенда традицион республика Яңа ел чыршысы була. Түбән Кама районыннан тамашага махсус операциядә катнашучыларның 10-17 яшьлек 716 баласы чакырылган», - диде спикер.
Түбән Кама районы башлыгының Чыршы бәйрәме Түбән Камада балалар өчен төп Яңа ел бәйрәме булачак, ул 21-22 декабрьдә уза. Махсус операциядә катнашучыларның балалары һәм сәләтле малай-кызлар өчен Яшь тамашачы театрында «Изумрудный город» спектакле күрсәтеләчәк һәм Яңа ел бүләкләре әзерләнәчәк.