Тарих институтының Миркасыйм Госманов исемендәге Алтын Урда һәм татар ханлыкларын тикшеренүләр үзәге җитәкчесе Илнур Миргалиев фикеренчә, язучыларда тарихи әсәрләр иҗат итүгә кызыксыну, тарихчыларның белеменә ихтыяҗ аз.
«Тарихи әсәрләр язылганда, тарихчыларның белемен кулланмыйлар. Андый проблема бар, аны яшереп булмый», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
«Татарстанда театр әһелләре, язучылар даирәсендә, кызганыч, кызыксыну, игътибар ул хәтле түгел. Әйе, күптән түгел «Идегәй» куелды. Анда да режиссер укуы рәвешендә генә күрсәтелде. Мәсәлән, «Кара пулат»та татар сүзе, татар иле турында бөтенләй бер сүз дә әйтелми. Болгар шәһәре белән генә чикләнеп бирелгән», - дип саный Илнур Миргалиев.
Аның сүзләренчә, язучылар белән күрешүләр теләгән нәтиҗәләргә китермәгән. «Казан утлары»ның баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин белән, тарихчылар белән консультация нигезендә, татар тарихыннан 5 әсәр язарга дип, бер киңәшләшкән идек. Язучылар яза, тарихчылар консультацияли – шундый рәвештә. Кызганыч, ул эш тә әлегә барып чыкмады. Елына 100 язучы гына сыйфатлы тарихи әсәр язса да, 10 елда йөзләгән, меңләгән әсәр булыр иде», - ди тарихчы.
Миргалиев Мәдәният министрлыгы тарафыннан да бу өлкәдә җаваплы караш кирәклеген әйтте. «Сүз бит безнең тарихыбыз турында бара! «Режиссер күзлеге» генә дип карау булырга тиеш түгел, дип уйлыйм. Режиссерның гыйлеме җитәрлекме, тарихны беләме, тарихи чынбарлыкка туры китерә аламы? Без халыкка аңлатырга, тарихыбызга караш формалаштыруда эшләргә тиешбез. Безгә бу юнәлештә дәүләти караш җитеп бетми, минемчә», - диде.
Бу хакта тулырак «Интертат»та чыккан интервьюда.