Чаллы прокуроры ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелегенең капиталь төзелеш объектлары төзү һәм реконструкцияләүгә күзәтчелек итү буенча Төньяк-Көнчыгыш территориаль органы җитәкчесенең элекке урынбасары фатирын суд аша дәүләт файдасына алуны таләп итә. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәрендә әйтелә.
Тикшерү күрсәткәнчә, җитәкченең элекке урынбасары Автокалада расланмаган керемгә гомуми мәйданы 30,9 квадрат метр тәшкил иткән фатир сатып алган.
Шәһәр прокуроры күчемсез милекне дәүләт милкенә күчерүне таләп итә. Шул хактагы дәгъва Минзәлә район судына тапшырылган инде.