Якшәмбе, 22 декабрьдә, телевидениедә «Яңа ел белән, гаилә!» Яңа ел телемарафоны һәм Татарстанда Гаилә елының финалы күрсәтелә. 12 сәгать дәвам итәчәк программаның трансляциясен «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканаллары үткәрә.
Марафон вакытында студиядә илледән артык гаилә булачак. Алар арасында уникаль гаилә дә бар: әлеге гаиләдә 11 Ватан сакчысы махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә.
Эфир вакытында тамашачылар кызыклы танышу тарихларын да белә ала. Сүз уңаеннан, телемарафонда бер гаилә туйларының еллык бәйрәмен билгеләп үтәчәк.
Телемарафонда тагын йөзгә якын бала катнаша. Аларның иң кечкенәсенә – нибары 6 ай.