Добавить новость

Андрей Воробьев назвал планы по модернизации сферы ЖКХ в Подмосковье

Жилой комплекс с объемными выступами на фасадах появится в Саларьеве

Столица выставила на торги 19 коммерческих помещений в районе Филевский Парк

Школьники из Реутова стали призерами регионального конкурса юных журналистов



World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Самараның «Ялкынлы яшьлек» ансамбле Гаилә елына багышланган тамаша тәкъдим итте

Самараның «Бердәмлек» газетасында Залия Динмөхәммәтованың «Ялкынлы яшьлек» ансамбле яңа программа белән чыгыш ясады» дигән язмасы чыкты.

Россия Федерациясе президенты Владимир Путин Указы буенча 2024 ел илебездә Гаилә елы дип игълан ителде. Быел традицион гаилә кыйммәтләрен саклауга аеруча игътибар бирелә. Менә шәһәребезнең Рәшит Гыйззәтуллин җитәкчелегендәге «Ялкынлы яшьлек» җыр, бию һәм шигърият ансамбле дә Гаилә елы кысаларында махсус программа әзерләгән. «Гаилә – бәхет ачкычы» дип аталган концерт 1 декабрьдә Мехзавод бистәсенең «Октябрь» мәдәният йортында узды.

Дөрестән дә, һәрберебезнең тормышында гаилә бик мөһим урын алып тора. Гаиләдәге бер-береңә карата булган мәхәббәтне, кайгыртучанлыкны башка беркем дә бирә алмый.

Элек-электән гаилә, кабилә, ә аннары дәүләтнең нигезен гореф-гадәтләр тәшкил иткән. Бәхетле, ныклы гаилә – дәүләт терәге ул. Ә аның ныклыгы төп традицияләргә бәйле. Әйтик, татар халкында бу – өлкәннәргә хөрмәт күрсәтү, кунакчыллык, эш сөючәнлек, гаиләлек, үзара ярдәмләшү, пакьлек һәм башкалар. Боларның барысы да «Ялкынлы яшьлек» күрсәткән музыкаль спектакльдә чагылды.

Пәрдә ачылды. Сәхнәдә дус кызлар, җырлар җырлап, бәйләм бәйләп, тегү тегеп утыралар. Татарларда һәм башка кайбер халыкларда элек «Аулак өй» дигән матур йола булган бит. Биредә яшьләр төрле уеннар да уйнаганнар. Шуларның берсен – «Йөзек салыш»ны кечкенә чакларда без дә уйный идек. Шуңа күрә сәхнәдән аны караганда балачагыма кайткандай булдым.

Аулак өйдә яшьләр, үз тиңнәрен табып, гаиләләр дә корганнар. Һәм концертта моның белән бәйле тагын бер күркәм гореф-гадәтебезне күрергә насыйп булды. Өйләнешергә җыенган егет (Равил Сәгыйтов) белән кыз (Гөлназирә Огурцова) бер-берсенең әти-әниләре белән таныштылар, ике арада туй турында сөйләшүләр алып барылды.

«Кыз төшерү» йоласы да тиешлечә үтте: киленне аяк астына мендәр салып каршы алдылар, ризыклы булсын дип, кулларын онга батырдылар, ипи белән май каптырдылар, су юлын күрсәттеләр. «Кыз төшерү» йоласы буенча, шулай ук кәләшнең бирнәсеннән алынган кул эшләре белән өйне бизи торган булганнар.

Әлеге тамашаның сценариен кызның әтисе белән әнисе рольләрен башкарган Али һәм Мәрьям Әсәновлар төзегәннәр. Аларга режиссер Алсу Беленова ярдәм иткән.

Концертта киләчәк буын темасын да читтә калдырмаганнар. Ансамбльнең кечкенә йолдызчыклары, музыкаль спектакльдә катнашып, һәр вакыйга турында кычкырып хәбәр итеп тордылар: «Аулак өй! Аулак өй бүген!», «Яшь килен суга бара! Су юлы!»

Тамашада мин, Алсу Сабирова һәм Эльвира Хәбибуллина җыр башкардык, ә кечкенә кызлар биеделәр. Моңлы тавышлы Шамилә Ибраһимова, Сания Әминова, Мәдинә Жулева, Искәндәр Әхмәтов, Илнар Салихов, Юныс Такфетуллин, Диана Гарифуллина, Эльмира Нурмөхәммәтова башкарган җырлар тамашачыларның күңел түренә үтеп керделәр. Ә биючеләр — Зөлфия Немцова, Вәсилә Огурцова, Регина Хәсәншина, Руфия Әбәйдуллинаның осталыкларын күрсәгез икән! Сәләтле кечкенә кызларыбыз: Альбина һәм Алинә Абдерәшитовалар, Камилә Шиһапова, Диана Гыйльмиярова, София Хәсәншина, Дарина Хәмидуллованың киләчәктә чын артист булып китүләренә ышаныч зур.

Тамаша бер сулышта узды. Музыкаль спектакль халыкта тирән тәэсирләр калдырды, әйтерсең лә без, чыннан да, авыл туенда булып кайттык.

Ансамбльне хөрмәтләп, концертка Региональ диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин да килгән иде.

Ахырда Самараның гаиләләргә ярдәм күрсәтүче «Берләшү» үзәге җитәкчесе, юрист, «Намуслылык» акциясе лауреаты Дилфүзә Әсәнова, «Ялкынлы яшьлек»нең искиткеч талантлы артистларына мактау сүзләрен, изге теләкләрен җиткереп, бүләкләр тапшырды.

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city

«Якутия» открывает продажу субсидированных авиабилетов

СК назначил более 30 экспертиз по делу о некачественных сухпайках

Ветеран войск правопорядка рассказал орловским школьникам о подвигах сослуживцев

Роскошные праздники не время: «Ветераны России» призывают к разумности в новогодних корпоративах

Музыкальные новости

Концерт «Времена года» Антонио Вивальди прозвучит в Эрмитаже

В Москве завершился федеральный проект «Классика: история и современность»

Единственный официальный ремейк песни «Я Свободен» от солиста группы “Парк Горького” Сергея АРУТЮНОВА: одобрено Кипеловым

94 студента Сосногорского технологического техникума будут проходить производственную практику в сервисном локомотивном депо «Печора»

Новости России

Названы необычные вакансии для сотрудников служб доставки

Пьяный водитель Porsche сбил ребенка с аутизмом в новой Москве

Telegram-каналы сообщают, что в результате взрыва в Москве погиб генерал-лейтенант Кириллов

Субсидируемые авиабилеты на 2025 год могут купить россияне

Экология в России и мире

Моцарт и Шопен при свечах в Петрикирхе

Дни, проведенные в Чебоксарах

Беспроцентная рассрочка с ежемесячным платежом от 65 000 рублей запущена в жилом комплексе City Bay

Концерт «Времена года» Антонио Вивальди прозвучит в Эрмитаже

Спорт в России и мире

Вероника Кудерметова поднялась на одну строчку в рейтинге WTA

В. Березуцкий вспомнил, как в Китае его перепутали с первой ракеткой мира: «Орут «Синнер», я машу. Ревели, кричали»

Ник Кирьос и Новак Джокович сыграют в парном разряде на турнире ATP-250 в Брисбене

Эрика Андреева проиграла в парном разряде в финале турнира WTA-125 в Лиможе

Moscow.media

Жители Екатеринбурга просят Путина защитить Березовую рощу

Беспроводной сканер штрих-кодов SAOTRON P05i промышленного класса

Повреждение нефтебазы после ночной атаки беспилотников не повлияло на запасы бензина на орловских заправках

BelkaCar и МТС Premium увеличили кэшбэк на поездки в приложении каршеринга











Топ новостей на этот час

Rss.plus






Субсидируемые авиабилеты на 2025 год могут купить россияне

Пьяный водитель Porsche сбил ребенка с аутизмом в новой Москве

Названы необычные вакансии для сотрудников служб доставки

«От минус 19 до 0»: Вильфанд предупредил о скачке температуры в Москве в четверг