Махсус хәрби операциядә катнашкан 8 кеше истәлегенә Чистайда мемориаль такталар куйдылар. Аларны хәрбиләр тәмамлаган мәктәп диварларына урнаштырдылар. Алар барысы да хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган һәм үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән. Бу хакта «Чистай-информ» хәбрә итә.
2нче гимназиядә Валерий Абрамов, 16нчы мәктәптә Максим Берсенев истәлегенә мемориаль такта ачылды. 6нчы мәктәп диварларына Дмитрий Горшковка багышланган мемориаль такта куелды, 5нче мәктәптә Сергей Ширяев турындагы хәтер мәңгеләштерелде. Чистай Выселкасы мәктәбендә Ватанны саклаучы Вадим Чернышев һәм Михаил Кузников хөрмәтенә мемориаль такталарны ачтылар. 1нче гимназиядә Михаил Сковородников һәм Андрей Чупрунов турындагы хәтерне мәңгеләштерделәр.
Такталар ачу уңаеннан мәгариф оешмаларында хәтер митинглары узды. Анда хәрбиләрнең туганнары, район хакимияте вәкилләре, укучылар һәм укытучылар катнашты.
Беренче гимназиядә мемориаль такталарны ачу тантанасында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов катнашты.
– Кешеләр Россиянең чын геройлары турында онытмасын өчен, без хәтер такталары куябыз. Солдатлар үзләренең батырлыклары белән Ватаныбызны саклау өчен барысын да эшләргә әзер булуларын күрсәтәләр. Алар безнең бөек илебезнең бәхетле киләчәге өчен сугышалар һәм без моны истә тотарга тиеш! – диде ул.
Такталарны ачуда һәлак булган хәрби Михаил Сковородниковның әтисе Николай Васильевич һәм Андрей Чупруновның әти-әнисе Валерий Константинович һәм Валентина Владимировна катнаштылар.
Алар уку йорты җитәкчелегенә һәм шәһәр хакимиятенә мемориаль такталар урнаштырулары өчен рәхмәт белдерде.