Добавить новость

Клиника «Будь Здоров» — лауреат премии «Выбор пациентов – 2024» сервиса «НаПоправку»

«Грузовичкоф» выбран дважды на премии «Признание и Влияние»

СК прокомментировал убийство главы войск РХБЗ Кирилова

В Самарской области за год зарплаты курьеров выросли на 19%

World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Ульяновскиның Татар үзәгендә «Минем ягымлы әбием» бәйгесе җиңүчеләренә шәл бирделәр

Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасында Рузия Хәлимованың «Уңган, булган һәм җилдән җитез әбиләр» дигән язмасы чыкты.

Ульяновскиның Татар мәдәният үзәгендә «Минем ягымлы әбием» өлкә конкурсының финалы узды. Быел инде өченче тапкыр үткәрелгән бәйгедә төбәгебезнең төрле шәһәрләре һәм районнарыннан уңган, булган, җилдән җитез унике әби катнашты.

Әби сүзен ишетүгә, минем күз алдыма ак яулыгын артка җәеп бәйләп, янып торган мичтә коймак пешерүче ягымлы әбием килеп баса. Акмайга бал кушып майланган ул коймакларның тәмлелеге... Эх, шул мизгелгә кире әйләнеп кайтасы иде.

Сүзем өлкә конкурсы турында бит әле. Хәзер мичләр дә юк, әбиләр дә, русча әйткәндә, совсем да современныйлар. Барыбыз да чалбар киеп, биек үкчәле туфлиләрдән йөрибез. Интернетны да беләбез, телефонны да бармак белән генә эшләтәбез. Шулай да, оныклар өчен әби барыбер әби булып кала инде ул. Алар өчен әбидән дә ягымлысы юк. Конкурста катнашучылар моның нәкъ шулай икәнлеген тулысынча исбатлады.

Бәйгедә катнашучы гүзәл затлар оештыручылар тарафыннан әзерләнгән биш биремдә осталыкларын күрсәттеләр. Конкурсантларның сәхнәдә үзләрен иркен, чын артистларча тотулары соклану тудырды. Беренче биремне үтәп, ягъни визит карточкасын тәкъдим итеп, үзләре белән таныштырганнан соң, моның сере чишелде. Күпчелеге мәдәният өлкәсендә хезмәт итүчеләр, я булмаса, сәхнәгә гашыйк затлар икән.

Иске Кулаткы вәкиле Наилә Мулюкова – район мәдәният йорты карамагындагы татар халык театры режиссеры.

«Сөйгән ярым – гармунчы, җырчы Рушанга кияүгә чыккач, мин дә әкренләп сәхнәгә мендем һәм җырлый башладым. Гомер юлын парлашып җырлап узабыз», - ди Наилә Адельхан кызы.

Ул эштән бушаган арада чәчәкләр үстерергә, табын әзерләп, кунаклар каршыларга ярата. Наилә ханым конкурска Кулаткы якларында бик тә популяр булган тәмле катлама пешереп килгән иде.

Тәтеш якларында туып үскән Мәйсәрә Хайруллинаның исеме күпләргә таныш. Ул Яңа шәһәрдә татар милли хәрәкәтенең чишмә башында торучыларның берсе. Нәсел дәвамчыларын – кызы белән оныгын да милләт җанлы, телебезне, гореф-гадәтләребезне хөрмәтләүчеләр итеп тәрбияләгән. Алар өчәү татар халык биюен оста башкардылар. Буыннар бәйләнеше, ягъни әбинең роле сәхнәдә бик ачык күренде. Шундый дәү әниләр булганда, милләтебезнең киләчәге өметле.

Ульяновск шәһәренең «Киндяковка» мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Нур» татар халык театры артисты, һөнәре буенча педагог Зөлфия ханым Хәмидуллинадан зыялылык бөркелеп тора. «Дөрес итеп яшәү» – аның тормыш девизы. Зөлфия ханым тамашачыларга – тирән мәгънәле шигырь, ә жюри әгъзаларына вак бәлеш әзерләп килгән иде.

«Нур» театрының тагын бер артисты Гөлинә Заббарова тамашачыга моңлы җырлары аша күптәннән таныш. Ул Абдулла Алишның «Сертотмас үрдәк» әкиятендәге әтәч ролен искиткеч оста башкарды, көлә-көлә күзләр яшьләнде. Чын артист шундый булырга тиеш, әлбәттә.

Чардаклы районы Үрән авылы мәдәният йорты җитәкчесе Наилә Забихуллова буш вакытын оныгы белән үткәрергә тырыша икән.

«Оныгым камыр ризыклары ярата, шуңа күрә бергәләп өчпочмаклар, бәлеш пешерәбез. Балдан татлы оныгымны татарча сөйләшергә дә өйрәтәм», - ди ул.

Күптән түгел халыкара бәйгенең «Туган телдә бишек җыры» номинациясендә җиңү бәхетенә ирешкән Гөлфәрия Латыйпова – ике улына үрнәк әни, ике яшьлек оныгына яраткан, ягымлы әби дә. Бишек җырын аңардан да остарак башкаручы юктыр, мөгаен. Аны Сенгилей районы Красный Гуляй бистәсе татарларының лидеры дип атарга була. Мәктәптә балаларга ана телен өйрәтүче, Сабантуйлар оештыручы, җирле мәчеткә ярдәм итүче Гөлфәрия ханым конкурста да сынатмады.

Красный Гуляй бистәсенең тагын бер вәкиле Гөлзифа Сафиуллова туган ягы – Чүпрәле районы Татар Төкесе авылы турында шигыре белән тамашачы күңелен яулады.

Красный Гуляйның өченче ягымлы әбисе Гөлфизә Халитова моңлы итеп җырларга ярата. Дүрт онык әбисе, диетаны җиңә алмасам да, тимер атны – җиңел машинаны егәрләдем бит әле, дип үзе белән таныштырды.

Чардаклы бистәсенең «Ак чәчәкләр» ансамбле солисты – Татарстанның Байлар Сабасы районы кызы Миннинур Махмутованы мәртәбәле жюри аеруча үз итте. Ул балан бәлешен аларны сыйлау өчен махсус пешереп килгән иде.

«Ак чәчәкләр»нең тагын бер җырчысы Фирганә Басыйрова 7 сыйныфта укыган вакыттан ук инде кул эшләре белән шөгыльләнә. Ул жюри рәисе Рамис Сафинга үз куллары белән чиккән сөлгене бүләк итте.

Ульяновск шәһәренең «Сальсабиль» балалар үсеше үзәге хезмәткәре Ризидә Мушарапова да күптәннән кул эшләре белән мавыга икән. Татар мәдәният үзәге фойесында җәелеп киткән күргәзмәдә Ризидә ханым бәйләгән оекбашларга, чиккән сөлгеләргә урын түрдән бирелгән иде.

Димитровград шәһәреннән ике онык әбисе, «Чишмә» ансамбле солисты Гөлсирә Сафина да сынатмады – матур итеп җырлады да, биеде дә. Күпме генә елмаерга тырышса да, Гөлсирә ханымның күзләре моңсу шул.

«Улым СВОда хезмәт итә. Аның өчен борчылам», - ди газиз ана. Ватанны саклаучы ир-егетләребезнең исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез.

Конкурс ахырына да якынлашты. Мәртәбәле жюри һәр конкурсантны, осталыкларыннан, иҗади сәләтләреннән чыгып, төрле номинацияләр буенча бәяләде. Мәйсәрә Хайруллина «Иң ягымлы әби» исеменә лаек табылды.

Гөлфәрия Латыйпова – «Иң булдыклы әби», Гөлфизә Халитова – «Иң уңган әби», Гөлзифа Сафиуллова – «Иң зирәк әби», Наилә Мулюкова – «Иң моңлы әби», Наилә Забихуллова – «Иң назлы әби», Фирганә Басыйрова – «Иң шәфкатьле әби», Миннинур Махмутова – «Иң кунакчыл әби», Гөлсирә Сафина – «Иң ихлас әби», Гөлинә Заббарова – «Иң тапкыр әби», Зөлфия Хамидуллина – «Иң сөйкемле әби» һәм Ризидә Мушарапова «Иң җитез әби» номинациясендә җиңүче итеп билгеләнде.

Оештыручылар конкурсантларга дипломнар, чәчәкләр һәм Оренбург шәлләре бүләк итеп тапшырды.

Проектның авторы – Татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рамилә Сафина конкурсны оештыруда ярдәм итүләре өчен өлкә татар милли-мәдәни автономиясенә, «Ак калфак» оешмасына, «Өмет» газетасы редакциясенә һәм «ТНВ» телеканалына рәхмәт сүзләрен ирештерде.

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city

В России изменится система бронирования от мобилизации: стало известно, что поменяется с марта 2025 года

В Самарской области за год зарплаты курьеров выросли на 19%

«Грузовичкоф» выбран дважды на премии «Признание и Влияние»

Местом, где было найдено тело Яниса Тиммы, оказалась старая пятиэтажка

Музыкальные новости

Бастрыкин запросил доклад по вопросу заражения чесоткой в интернате Бурятии

В Москве завершился федеральный проект «Классика: история и современность»

Герой нашего времени: заслуги белгородского фельдшера оценил Владимир Путин

Группа компаний «Правосеть» вводит лояльные условия оплаты до конца года

Новости России

Клиника «Будь Здоров» — лауреат премии «Выбор пациентов – 2024» сервиса «НаПоправку»

Местом, где было найдено тело Яниса Тиммы, оказалась старая пятиэтажка

В России изменится система бронирования от мобилизации: стало известно, что поменяется с марта 2025 года

Следователи допрашивают охранников ЖК, где погиб генерал-лейтенант Кириллов

Экология в России и мире

94 студента Сосногорского технологического техникума будут проходить производственную практику в сервисном локомотивном депо «Печора»

Психолог Марианна Абравитова: как украсить свой дом, чтобы все было гармонично

Жиросжигающие цитрусы: как похудеть с пользой рассказал гастроэнтеролог Садыков

Дни, проведенные в Чебоксарах

Спорт в России и мире

Еще одна жертва: теннисистку Серену Уильямс заподозрили в зависимости от «Оземпика»

Елена Рыбакина начала подготовку к сезону с новым тренером. Фото

Маннарино: руководство хорошо постаралось, чтобы выставить Синнера и Свёнтек жертвами в допинг-делах

Эрика Андреева проиграла в финале турнира WTA 125 в Лиможе в парном разряде

Moscow.media

EVITA BEAUTY STORE - интернет-магазин косметики премиум-класса!

Потусторонний Крым

«Грузовичкоф» выбран дважды на премии «Признание и Влияние»

Филиал № 4 ОСФР по Москве и Московской области информирует: Ветераны СВО будут проходить лечение в центрах реабилитации Социального фонда











Топ новостей на этот час

Rss.plus






Юрий Подоляка в свежей сводке от 17.12.2024 сообщил о том, ВС России удалось выйти к шахте "Торецкая"

Следователи допрашивают охранников ЖК, где погиб генерал-лейтенант Кириллов

Взрывная волна выбила стекла в доме в Москве напротив места убийства генерала Кириллова

В Самарской области за год зарплаты курьеров выросли на 19%