Россия җитәкчелеге махсус хәрби операциядә инвалидлык алган ветераннар проблемалары белән шөгыльләнәчәк. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Кремльдә узган бүләкләү тантанасыннан соң Россия Геройлары белән аралашу вакытында белдерде. Аралашу кадрларын бүген үзенең Telegram-каналында ВГТРК журналисты Павел Зарубин чыгарды.
Дәүләт башлыгы хәбәр иткәнчә, инвалидлыклары булган махсус операция ветераннары аның белән аралашканда бернинди кыенлыклар кичермәвен әйтә.
«Соңыннан ачыклый башласаң – проблемалар була, алар аз түгел. Ярар, шөгыльләнербез», – дигән Россия лидеры.