Россия Президенты Владимир Путин Керчь бугазындагы гадәттән тыш хәл нәтиҗәләрен юкка чыгару белән шөгыльләнү өчен эш төркеме булдырырга боерды. Бу хакта Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песковка сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
Төркемне вице-премьер Виталий Савельев җитәкләячәк.
Шулай ук дәүләт башлыгы гадәттән тыш хәлләр министры Александр Куренков, Хөкүмәт Рәисе урынбасары Виталий Савельев, Россия Табигать министрлыгы башлыгы Александр Козлов докладларын кабул итте. Алар гадәттән тыш хәл урынында эшләрне оештыру өчен йөкләмәләр алды.
Баштарак «Татар-информ» 15 декабрьдә Керчь бугазында ике «Волганефть» танкеры һәлакәткә очравын хәбәр иткән иде. Бер кеше һәлак булды. Авариянең сәбәбе – Керчь бугазындагы шторм. Гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә Кара диңгез акваториясендә нефть продуктлары аккан.