Якшәмбе көнне, 15 декабрьдә, Татарстанда көндез -6..-11 градус салкын була, ә республиканың көнчыгыш өлешендә температура -15 градуска кадәр төшәчәк. Шулай ук иртән томан төшәргә мөмкин.
Татарстанның Гидрометеорология идарәсе мәгълүматлары буенча, республикада бераз кар явачак, кайбер районнарда буран булуы ихтимал.
Төньяк-көнбатыштан, көньяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метр, урыны белән 14 метр тизлектә җил көтелә.
Шулай ук синоптиклар юлларда бозлавык булуы турында да кисәтә.