Татарстанда 2024 елда күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы төгәлләнгән диярлек. 742 объект тапшырылган, дүрт муниципаль берәмлектәге тагын җиде объектта эшләр дәвам итә. Программаның үтәлеше 99 проценттан артып китә, диде республика төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә. Бу хакта ТР җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Барлык муниципалитетлар белән видеоконференция элемтәсе режимындагы киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Министр биргән мәгълүматлардан күренгәнчә, соңгы ярты айда төбәктә сигез объектта ремонт эшләре тәмамланган. ТКХ фонды инде 2025 ел программасы буенча электрон аукционнар оештыра.
Моннан тыш, республикада социаль-мәдәни өлкә объектларын капиталь ремонтлау дәвам итә. Әйтик, сәламәтлек саклау тармагында республика программасы буенча сигез стационарда, Иске Чүпрәле һәм Казандагы ике яшьләр үзәгендә, Казан Яшь тамашачы театрында, Казандагы җәмәгать судьялары суд участогы бинасында һәм башка кайбер объектларда эшләрне төгәллисе калган.