Дәүләт Думасы юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафларны арттыру һәм ОСАГОдан башка кабат рульгә утырган өчен штраф кертү турындагы закон проектын кабул итте.
ТАСС агентлыгы хәбәр иткәнчә, ОСАГО полисыннан башка транспорт чарасы белән кабат идарә иткән өчен өч меңнән биш мең сумга кадәр штраф кертелә.
Исерек хәлдә машина белән идарә иткән өчен штраф күләме 30 меңнән 45 мең сумга кадәр арта. Машина йөртүче исерекме-түгелме икәнлеген тикшертүдән баш тарткан өчен дә шундый ук күләмдә штрафка тартачаклар.
Шулай ук иминлек каешын каптырмыйча йөргән өчен штраф күләме - 1,5 мең сумга, ә юл билгеләре һәм сызыклары таләпләрен үтәмәгән өчен 500 сумнан 750 сумга кадәр арта. Хәрәкәт берьяклы булган юл буйлап каршы юнәлештә хәрәкәт иткән өчен штраф 2,5 мең сумга артып, 7,5 мең сумга җитәчәк.
Светофорның кызыл утына чыккан өчен штраф күләме 1 меңнән 1,5 меңгә, ә бу кагыйдәне кабат бозган өчен 5 меңнән 7,5 мең сумга кадәр арта.
Яңа кагыйдәләр 2025 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керергә тиеш.