Россиядә коллекторлар эшчәнлеген тыярга кирәк. Дәүләт Думасының көндәшлекне яклау комитеты рәисе Валерий Гартунг шундый фикерен белдерде.
«Бу базарда тәртип салырга кирәк. Без килешүләрдә өченче затларга хокукларны бирүне тыярга тәкъдим итәбез һәм шуның белән законсыз бандитлыкка нокта куелачак», - диде парламентарий «Инфо 24» белән әңгәмәсендә.
Гартунг гражданнардан коллекторларның кайвакыт законсыз гамәлләр кылуына бәйле шикаятьләр килүен әйтте.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, 2024 елның тугыз аенда Россиядә гомуми күләме 1,44 триллион сум тәшкил иткән кредитлар һәм заемнар буенча бурычларны түләттерү турында 10,9 миллион башкарма производство кузгатылган.