2024 елның октябрь башында театр, кино һәм телевидение факультетының театр иҗаты кафедрасы тарафыннан оештырылган X «Илhамият» Халыкара сөйләм һәм вокал сәнгате фестиваль-бәйгесенең заявка кампаниясе старт алды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фестиваль-бәйгене РФ Мәдәният министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге ярдәмендә Казан дәүләт мәдәният институты гамәлгә куйган.
Халыкара сөйләм һәм вокаль сәнгате фестиваль-бәйгесенең максатлары:
- Үзенчәлекле, сәләтле балалар һәм талантлы яшьләрне ачыклау һәм ярдәм күрсәтү;
- Татар телен һәм Идел буенда яшәүче халыкларның телен популярлаштыру, милли мәдәният, традицияләр һәм иҗатны пропагандалау;
- Казан дәүләт мәдәният институтында алга таба белем алу максатыннан иҗади һәм һөнәри элемтәләр урнаштыру.
Фестиваль-бәйгенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы 2024 елның 14 декабрендә 12.00 сәгатьтә Казан дәүләт мәдәният институтының концертлар залында Гала-концерт кысаларында уза.
Гала-концертка кадәр 10.30 сәгатьтә фестивальдә катнашучылар өчен сәхнә сөйләме һәм вокал сәнгате буенча мастер-класслар була. Алар катнашучыларга күнекмәләрен яхшыртырга һәм чыгышларга әзерләнергә, тәҗрибәле педагоглардан киңәшләр алырга мөмкинлек бирәчәк.