Ялларда Татарстанда температураның шактый түбәнәюе көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Алдагы тәүлектә, 13 декабрьдә, республикада буран, кар, бозлавык һәм җилнең тизлеге урыны белән секундына 15 метрга кадәр җитүе көтелә. Юлларда бозлавык хасил булачак, шулай ук кар көртләре барлыкка килергә мөмкин. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы -8..-3 градус, көндез -6..-1 градус тәшкил итәчәк.
Шимбә көнне һава торышына йогынты ясаган циклон төньяк-көнчыгышка китә һәм төбәк аның тыл өлешендә кала. Бераз кар һәм буран көтелә. Шулай ук салкын һава килүе һәм температураның түбәнәюе фаразлана. Төнлә һәм иртән һава температурасы -13..-8 градус, аязган вакытта -17 градус, ә көндез -11..-6 градус тәшкил итәчәк.
15 декабрьдә төнлә һәм иртән аяз һава торышы һәм алга таба температура фонының -18..-17 градуска, урыны белән -22 градуска кадәр түбәнәюе көтелә. Аерым районнарда бераз кар яварга мөмкин. Аннары көндез көнбатыш районнарга атмосфера фронты якынлаша, ул бераз кар алып киләчәк. Һава температурасы -14..-9 градус тәшкил итәчәк.
Яңа атна циклон йогынтысында башланыр дип көтелә. Кар һәм җепшек кар ява. Дүшәмбе төнендә, 16 декабрьдә, һава температурасы -14..-9 градус, алдагы көнне -10..-5 градус, көндез -7..-2 градус тәшкил итәр дип фаразлана.