10-15 елда ясалма фәһемне актив кулланачаклар, тәрҗемәче һөнәре бөтенләй юкка чыгарга мөмкин. Бүгенге көндә теләсә кайсы фильмны ясалма фәһем ярдәмендә онлайн татар теленә тәрҗемәдә карап була. Моның өчен аерым тәрҗемәчеләр студиясен булдыруның кирәге калмаячак. Балалар теләсә кайсы фильмны туган телдә карый алачак. Бу – бик зур прогресс.
Шуны да әйтеп үтәсем килә: күптән түгел ясалма фәһем ярдәмендә ролик тәкъдим ителгән иде. Ләкин кешеләр аны кабул итә алмады, чөнки алар өчен тарих, кеше – актерның булуы мөһим. Ясалма фәһем редакторы һөнәре киләчәктә бик популяр булыр, һәм аңа ихтыяҗ булачак. Чөнки бу һөнәргә ия булган кеше мөхәррир дә, рәссам да, режиссер да була. Бер яктан, уңай яклары бик күп. Шулай ук, минуслары да бар. Ясалма фәһемне галәмгә очу белән тиңләп була: безне кызыклы, мавыктыргыч, шул ук вакытта куркыныч әйберләр көтәргә мөмкин, ди ул.
Ясалма фәһемдә ясалган татар клибын тәкъдим итү чарасында яңгыраган фикерләрне «Интертат» сайты өчен Зилә Мөбәрәкшина язды.