Бүген Казанда Октябрь урамында биш катлы йортта өченче каттагы фатирда янгын чыккан.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, фатирда әйберләр һәм җиһазлар янган. Төтен йортта яшәүчеләрне эвакуацияләү юлларын чикләгән.
Янгын сүндерүчеләр 3 кешене өченче кат тәрәзәсеннән баскыч ярдәмендә коткарган, тагын өч кешене, шул исәптән ике баланы, бишенче кат тәрәзәсеннән автобаскыч буенча эвакуацияләгәннәр. Янгын сүндерү хезмәткәрләре 9 кешене югары катлардан махсус битлекләр кулланып баскыч буенча чыгарган.
Гомумән алганда, 15 кеше коткарылган, алар арасында ике бала да бар, зыян күрүчеләр юк.
12 квадрат метр мәйдандагы янгынны 18 белгеч һәм 5 берәмлек техника сүндергән. Якынча мәгълүматлар буенча янгын электр җиһазларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу аркасында башланган.