6 декабрьдә Мәскәү Җәмигъ мәчете имамы, «Россия офицерлары» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Мәскәү бүлеге әгъзасы Марат Аршабаев Россия Саклану министрлыгының «Ышаныч һәм Ватанга хезмәт иткән өчен» медале белән бүләкләнде. Бу хакта РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мәскәү Җәмигъ мәчете имамына бүләкне медицина персоналы катнашында академик Н.Н.Бурденко исемендәге Баш хәрби клиник госпиталь башлыгы, медицина фәннәре докторы, профессор, медицина хезмәте генерал-майоры Денис Давыдов тапшырды.
Марат Аршабаев әлеге югары бүләккә Н.Н.Бурденко исемендәге Баш хәрби клиник госпитальдә дәваланучы һәм реабилитация узучы яралы хәрбиләргә даими рухи ярдәм күрсәткәне өчен лаек булды.
Мәскәү Җәмигъ мәчете имамы махсус операциядә катнашучы хәрбиләргә 2022 елның мартыннан бирле рухи ярдәм итә. Бурденко госпиталенең медицина персоналы билгеләп үткәнчә, рухи-әхлакый темаларга әңгәмәләр, догалар һәм Изге Коръән аятьләрен бергәләп уку хәрбиләрнең хәлен яхшыртырга булыша, Аллаһы Тәгаләнең ярдәм итәчәгенә һәм савыгачакларына өмет уята.