Әгерҗенең Тирсә мәктәбендә махсус хәрби операция батырлары Илнур Нуриманов, Илнур Миннәхмәтов, Әлфинат Вәлиев истәлегенә Герой партасы ачылды. Чара тантаналы төстә байраклар чыгарудан һәм Россия, Татарстан гимннарын башкарудан башланды. Бу хакта «Әгерҗе хәбәрләре» яза.
«Мәктәбебездә Герой партасын ачу – батыр авылдашларыбыз истәлегенә хөрмәт күрсәтүдә, яшь буында патриотик хисләр тәрбияләүдә мөһим адым да», – диде мәктәп директоры урынбасары Луиза Нәбиуллина.
Герой партасы артында утыру хөрмәтенә лаек булган тәүге укучылар Адель Кәшәпов һәм Гөлшат Насыйбуллина – уку алдынгылары, олимпиада, төрле бәйге-ярышлар призерлары.
«Хәрби туганлык» оешмасы әгъзалары солдат хезмәтен Чечняда узган, аннан күп еллар район эчке эшләр бүлегендә хезмәт куйган, махсус хәрби операция зонасында һәлак булган, Батырлык ордены белән бүләкләнгән Кырындыдан хәрби дуслары Илназ Исмәгыйлевның да каберенә чәчәкләр салдылар, аның әнисе Әлфия апа белән очраштылар.
... Ватан Геройлары көнендә Кырынды башлангыч мәктәп-балалар бакчасында батыр авылдашлары Илназ Җәүдәт улы хөрмәтендә Герой партасы ачу тантанасы узды. Әлеге парта арасына беренчеләрдән булып утыру хокукы уку алдынгысы Инесса Корбановага бирелде.