Татарстан территориясендә археологик разведка барышында моңарчы билгеле булмаган биш археологик мирас объекты табылган. Разведка эшләре хуҗалык максатларында үзләштерелә ала торган кишәрлекләргә тарихи-мәдәни экспертиза уздыру зарурлыгы турындагы законнар таләбе кысаларында үткәрелде.
ТР мәдәният мирас объектларын саклау комитеты хәбәр иткәнчә, проектлана торган Түбән Камадан Казанга кадәр сузылган этилен үткәргеч буенча археологик тикшеренүләр барышында 12 археология һәйкәле тискәре йогынты зонасында булу ачыкланган. Шулар арасыннан 5 объект – «Петрова Белка авылы мәдәни катламы», «Царевококшайскидан Казанга таба юлда урнашкан каравыл йорты мәдәни катламы», «Мартыш Бикчи Пустыш авылы мәдәни катламы», «Скородумовка авылы мәдәни катламы», «Шира авылы мәдәни катламы» моңарчы исәптә тормаган.
Моннан тыш, тагын 7 объектның урнашу урыны турындагы мәгълүматларны ачыклау буенча комплекслы эшләр башкарылды. Бу «Смыслов стоянкасы VI», «Белогорск урыны I», «Сидорово-Пустошное зираты һәм кабер ташлары», «Сидорово-Пустошное борынгы авыл урыны», «Смылов борынгы шәһәр урыны», «Смылов стоянкасы V», «Черногривская стоянкасы» объектлары.
Татарстан мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин сүзләренә караганда, тикшеренүчеләр чикләрне билгеләү эшләрен башкарган, проектлана торган объектның археология һәйкәлләренә йогынтысын бәяләгән. Комитет тапкан һәйкәлләр дәүләт саклавына тапшырылган, объектларның чикләрен һәм аларның территорияләрен карауның махсус режимын раслау турында норматив хокукый актлар әзерләнгән. Хәзерге вакытта проект буенча археологик мирас объектларының сакланышын тәэмин итү турында документлар әзерләнә.