Россия Банкы директорлар советының декабрьдә узачак якындагы утырышында төп ставканы күтәрү ихтималы турында әйтте, әмма бу алдан билгеләнмәгән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы РФ Үзәк банкы рәисе Эльвира Нәбиуллинага сылтама белән хәбәр итә.
«Без директор советының якындагы утырышында Үзәк банкның төп ставканы күтәрү ихтималы турында сигнал бирдек, әмма шуңа игътибар юнәлтәсем килә – бу алдан билгеләнмәгән», - диде ул ВТБның «Россия чакыра!» форумында ясаган чыгышында.