Безнең язылган әсәрләрне, китапларны ил күләменә чыгару өстендә эшләргә кирәк. Әлбәттә, язучыларыбыз хәзер активлыкларын арттырырга, ил күләмендә яңгырарлык әсәрләр язарга тиеш.
Әле безнең фәлән йөз ел эчендә Россия күләменә чыккан Гүзәл Яхина кала. Аны күпме тәнкыйтькә дучар итүләренә карамастан.
Безнең Татарстанның нәфис фильмнар төшерә торган үз киностудиясе булырга тиеш. Акча юк диләр, бар ул финанслар, ди ул.
Татарстан Язучылар берлегенең әдәби десанты катнашында Мөслим һәм Минзәләдә узган Әдәбият һәм сәнгать көннәрендә яңгыраган фикерләрне «Интертат» сайты өчен Юлай Низаев язды.