7 декабрь көнне «Милли мультfest» республика балалар кинофестиваленә нәтиҗә ясалачак. «Мир» кинотеатрында җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узачак. Башлана - 11.30 сәгатьтә.
«Быел конкурсның оештыру комитетында 498 гариза теркәлде. Катнашучылардан балалар өчен татар телендә анимацион һәм кыска метражлы фильмнар кабул ителде. Конкурста 7-17 яшьлек балалар һәм иҗат коллективлары катнашты», дип хәбәр итә фестивальнең оештыру комитеты.
Быел жюри составына «Татармультфильм» анимация студиясенең баш режиссеры Сергей Киатров, «ДАЛИНА графикс» Әлмәт студиясенең директоры һәм супервайзеры Айнур Дәүләтов, ТР атказанган артисты, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актеры Ирек Хафизов кергән. Жюрины режиссер, сценарист, рәссам-куючы, анимацион курчаклар ясаучы рәссам, укытучы Игорь Хилов җитәкли, ул шулай ук балалар өчен Россиядә курчак анимациясе тарихы темасына мастер-класс үткәрәчәк.