Махсус хәрби операциядә катнашучыларның исемнәрен мәңгеләштерү максатында Кайбыч районында тулы бер комплекс төзергә җыеналар. Ул район үзәгендәге Җиңү паркында урын алачак, бу комплексны төзүгә әзерлек эшләре башланып китте инде. Комплекс район ярдәме белән төзелә. Халык ярдәменә дә таяналар. «Кайбыч таңнары» шул хакта хәбәр итә.
Әлеге комплекста Россия Федерациясе Герое, Кече Мәме авылы егете Владимир Козинның бюстын урнаштыру, махсус хәрби операциядә катнашучылар хөрмәтенә һәйкәл салу, анда катнашучылар һәм батырларча һәлак булган якташларның исемлеге язылган истәлек плитәсе кую планлаштырыла.
Район ветераннар советы, «Ак калфак» татар хатын-кызлар оешмасының Кайбычтагы бүлеге, «Хәрби туганлык» оешмасы ветераннары бу эшне күмәк көч белән башкарып чыгарга чакыра. Шул уңайдан оешмалар, хуҗалыклар коллективларына, эшмәкәрләргә, якташларга, авыл халкына финанс яктан ярдәм күрсәтүләрен үтенеп мөрәҗәгать итә. Акчаны «Шәфкатьлелек» фондының исәп-хисап счетына күчерергә, авыл җирлекләрендәге Ветераннар советлары рәисләренә дә тапшырырга мөмкин.
Реквизитлар:
ИНН 1621002926 КПП 162101001
Благотворительный фонд «Милосердие»
р/с 40703810501150000002
БИК 049205805
К/с 30101810000000000805
ПАО «АК БАРС» БАНК
г. Казань
ОГРН 1051653034663
422330 РТ, Кайбицкий район
с.Большие Кайбицы
ул. Строителей, 2
В назначении платежа: для строительства комплекса