«Әкият» татар дәүләт курчак театрының сәнгать җитәкчесе, режиссер һәм драматург Илгиз Зәйниев «Алтын битлек» илкүләм театр премиясенең жюри составына кертелде. 2023-2024 театр сезоны өчен жюри исемлеген Россия Театр әһелләре берлеге игълан итте.
«Язга ике профильле жюри – «Драма театры һәм Курчак театры» һәм «Музыкаль театр» – «Алтын битлек» лауреатлары турында карар кабул итәчәк. Җиңүчеләр Премияләр тапшыру тантанасында игълан ителәчәк», диелгән хәбәрдә.
Хәзерге вакытта экспертлар советы номинацияләрне билгели. Номинантлар исеимлеге билгеле булгач, жюри эшкә керешә.