Герой-шагыйрь Муса Җәлил иҗатына багышланган «Аулак өй-көрәш» төбәкара проектының зона ярышлары 5 декабрьдә – Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исемендәге 1186 нчы мәктәбендә, 6 декабрьдә Әсәдуллаев йортында оештырыла. Бу хакта «Татар-информ»га проектның авторы Сәрия Закирова хәбәр итә.
«Әдәби бәйгенең темасы – Муса Җәлил иҗаты. Гаилә елы уңаеннан оештырылган бәйгедә 5 декабрьдә 13.00 сәгатьтә Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исемендәге 1186 нчы мәктәбе укучылары, 6 декабрьдә 18.00 сәгатьтә Әсәдулаев йортында «Нур» ансамбле һәм Мәскәүнең «Мирас» татар җыры ансамбле көч сынашачак», - диде ул.
Аның әйтүенчә, төбәкара проектның программасы «Аулак өй» милли татар йоласы белән илһамланган әдәби ярышны үз эченә ала.
«Конкурсның максаты – ата-бабаларның бай мирасын саклап, милли бәйрәмнәр көннәрендә башкарыла торган җыр-биюле уеннар аша яшь буында туган телгә, мәдәнияткә хөрмәт тәрбияләү. Проект 2021 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Әлеге кыска вакыт эчендә ул Татарстанны гына түгел, ә Россиянең төрле төбәкләрен, шәһәрләрен дә колачлый алды», - диде Сәрия Закирова.