Түбән Новгород өлкәсенең «Туган як газетасында» Олег Хөсәеновның «Хәйдәр Бигичевны туган ягы хөрмәтләде» дигән язмасы чыкты. Язма Бөтендөнья татар конгрессы сайтында урнаштырылган.
14 ноябрьдә Хәйдәр Бигичев истәлегенә Уразавыл мәдәният йортында тулы аншлаг белән бик матур хәйрия концерты булып узды. Әлеге инициатива белән Шазам Сафин, Рәшит Ваһапов, Хәйдәр Бигичев кебек күренекле якташларыбызның исемнәрен, казанышларын Сергач Сабан туе аркылы тагын бер тапкыр дөньяга таныткан Ирфан Шаипов чыккан булса, бу идеяне тулысынча Кызыл Октябрь округы башлыгы Рафаэль Ильясов тормышка ашырды.
Үзенең сәламләү чыгышында Рафаэль Нәбиулла улы залны шыгрым тутырып килгән милләттәшләребезгә, берсүзсез чыгыш ясарга риза булган якташ артистларыбызга, концертның хөрмәтле махсус кунаклары Халидә апа Бигичева белән Мирсәет абый Сөнгатуллинга олы рәхмәтләрен ирештерде һәм бу мәдәни чараның мәгълүмати партнёрларын («Сельские вести», «Туган як» газеталары, «Татар» радиосы) Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.
Округның мәдәният бүлегенә рәхмәт, концертның сценарие бик матур төзелгән иде. Ул агымдагы ел барышында Хәйдәр Бигичевның якты истәлегенә узган концерт-конкурсларда, аңа багышланган Сабантуйларда төшерелгән фото-видеолардан торган презентация белән башланып китте, ә аның музыкаль өлешен Уразавылның мәдәният йорты хоры ачып җибәрде.
Хәйдәр Бигичевның якты истәлегенә Уразавылда узган концерт турында сүзебезне дәвам итәр алдыннан шуны искәртеп үтәсе килә: 11 апрельдә Сергачта узган Ваһапов фестиваленең гала-концертында күренекле якташыбыз Рифат Фәттахов: «Хәйдәр Бигичевның 75 еллыгы уңаеннан, 2024 елны Түбән Новгород өлкәсе буенча аның елы дип игълан итәргә кирәк», – дигән инициатива белән чыккан иде һәм, Аллаһы боерса, ноктасын да ул куяр дип ышанабыз.
Бу концертны саф татар телендә алып барган Гүзәл Алиәкбәрова белән Гөлнара Ганиева да үз вазифаларын «бишле» билгеләренә башкарып чыктылар, матур гына чараның махсус кунаклары белән таныштырдылар, ә алар Татарстанның атказанган артисты Халидә Бигичева һәм Татарстанның халык артисты Мирсәет Сөнгатуллин иделәр.
Халидә апа үзенең чыгышы алдыннан олы рәхмәтләрен оештыручыларга ирештереп үткән булса, Мирсәет абый һәвәскәр артистларыбызның чыгышларын караганнан соң: «Бу җырчылар белән Казанда да курыкмыйча яхшы концерт бирергә мөмкин», – диде.
Әлбәттә, татар җыр сәнгате маэстросы булган артистның безнең һәвәскәрләргә карата бу бәяләмәсе зур әһәмияткә, тирән ихтирамга лаек. Шуңа аларның исемнәрен Нижгар татарлары елъязмасына кертми калдыру бик үк дөрес булмас дип беләм. Әйтергә кирәк, Татарстанның атказанган артисты Ирфан Измайлов, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Дамир Фәесханов, тәҗрибәле җырчылар Рифат Ильясов, Гөлнара һәм Ринат Яруллиннар, автор-башкаручы Илдус Харрясов, виртуоз баянчы һәм талантлы башкаручы Вәиз Хәйретдинов, күп санлы конкурс-фестивальләр лауреатлары Наилә һәм Азат Җиһаншиннар, профессиональ музыкант Рамис Абдулкаюмов һәм Рәүф Ярмөхәммәтов, «Бәйрәм» ансамбле һәм Уразавыл мәдәният йорты хоры белән бу көнне олы сәхнәдә үз дебютларын Грибаннан Алсу Гобәйдуллина белән Кочко-Пожардан Лиана Сулиманова/Шаипова да бик уңышлы ясады.
Әлеге концерттан соң атналап вакыт узса да, аның турында әле дә сөйлиләр, ул халык хәтерендә бер якты хатирә буларак озак сакланыр, дип беләбез. Шуңа бер ачык дәлил итеп, Пашаттан Сәрия апа Аймалетдинованың яңа гына иҗат иткән шигырен бастырып чыгарабыз.
Хәйдәр Бигичевка багышлау
Чирек гасыр инде без Хәйдәрсез,
Тик җырлары яши күңелдә.
Даһи җырчының моңнары
Яңгырый бөтен җирдә.
Чишмә башы аның Чүмбәлидә,
Ацылыкта печән чапкандыр,
Мәдәнцедә суда коенгандыр,
Ярларында учак яккандыр.
Чүмбәлидә җырлый башлый егет,
Казан аны бөек җырчы итә.
Опера сәхнәсен яулап ала,
Хәйдәр – Отелло! Моңа ни җитә?!
Җырларында сандугач сайравы,
Челтерәп аккан чишмә тавышы.
Очкан торналарның җылы якка
Каңгылдашып китеп барышы.
Җырларында аның туган якның
Болыннары, басу-кырлары.
Авылының газиз кешеләре,
Кыр күленең зәңгәр сулары.
Җырларында аның могҗиза бар,
Бәгырьләрне өзә тавышы.
Көй-дулкыннар галәмнәргә оча,
Моңнарында йөрәк сагышы!
Тыңлый халык матур тавышыңны,
Йөрәкләргә үтә синең җыр.
Көй-дулкыннар дөньяга тарала,
Гомерең синең – үлмәс бөек җыр!
Сәрия Аймалетдинова, Пашат.