2025 елның 1 гыйнварыннан Татарстан муниципалитетлары туристик салымны мөстәкыйль рәвештә билгеләргә хокуклы булачак. Казан, Алабуга, Болгар, Азнакай һәм республиканың берничә авыл җирлегендә аны кертү турында карар кабул ителде инде. Ул кунакханәдә яшәү бәясенә керәчәк һәм аның 1 процентын тәшкил итәчәк, дип искәртте ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов.
«Минималь сумма булса да, бу туристлар файдалана торган инфраструктураны яхшыртуны дәвам итүдә теләсә кайсы муниципалитет өчен мөһим чара. Һәм биредә туристларга ошый торган объектлар Казанда күп булуын танырга кирәк. Кешеләр килә һәм шәһәрнең чиста, иҗтимагый киңлекләрнең төзек булуын билгеләп үтә. Безнең кунаклар, безнең халык файдалана торган барлык әйберне хупларга һәм үстерергә кирәк», - дип искәртте Иванов.
Ул билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта Татарстанның тагын берничә муниципалитетында туристик салым кертү мөмкинлеген карыйлар. Ташламалардан файдаланучы гражданнар аннан азат ителәчәк. Моңа, мисал өчен, хезмәт геройлары, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннар, 18 яшьтән кечерәк затлар һ.б. керә.