9 декабрьдә 44 яңа «НЕФАЗ» автобусы Чаллының шәһәр рейсларына чыгачак. Аларны узган атнада ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды. Хәзерге вакытта транспортны Дәүләт автоинспекциясендә исәпкә куялар, йөртүчеләр штаты комплектланган, аларның барысын да укытканнар. Мэр Наил Мәһдиев аппарат киңәшмәсендә шулай дип белдерде.
Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, бу – транспорт хезмәтен яхшыртуда мөһим адым.
«Без ил җитәкчелеге һәм РФ Хөкүмәте тәкъдим иткән программа өчен җитәкчелеккә рәхмәтле. Программа «Шәһәр транспортын яңарту» дип атала. Күчмә составны яңартуга җитди федераль ресурслар бүленә. Без әлеге программа кысаларында шундый җитди ярдәм алабыз. Һәр автобус, комплектациясенә бәйле рәвештә, 14-17 миллион сум тора. Автобуслар шактый кыйммәт булса да, шәһәр халкына уңайлыклар тудыру өчен аларга тотылган чыгымнар үзен аклый», - диде Мәһдиев.
Яңа автобусларның бәясе муниципалитет һәм республика арасында урталай бүленә. Яңа транспорт чараларын да исәпкә алып, шәһәрдә 135 автобус йөриячәк.
«Соңгы елларда бездә яңа микрорайоннар барлыкка килде. Әйтик, бүген Мәләкәс аръягында 40 меңнән артык кеше яши. Бер микрорайон – ике Менделеевск дигән сүз. 63, 65, 69нчы комплексларда зур микрорайон төзелде. Анда халык саны Мәләкәс аръягы микрорайонына караганда бер ярым тапкыр артык. Һичшиксез, боларның барысы да шәһәр маршрут челтәрендә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертүне таләп итә», - дип искәртте мэр.
Мәһдиев сүзләренчә, шәһәргә барлыгы күп кеше сыйдырышлы 3 миллиард сумлык 200 автобус кирәк. Бүген, яңа сатып алынганнарын да кертеп, шәһәрдә КАМАЗда җитештерелгән 135 автобус эшли. Сатып алынган автобусларның гомуми бәясе 1 миллиард сумга якын тәшкил итә.