Бүген иртәнге 7:00 сәгатьтә 34 номерлы Чистай бер мандатлы сайлау округында Татарстан Дәүләт Советына депутат сайлау участоклары ачылды.
Бердәм тавыш бирү көне нәтиҗәләре буенча республика Дәүләт Советына 99 депутат сайланды. Чистай шәһәре һәм Чистай районы территориясен үз эченә алган 34 номерлы Чистай бер мандатлы сайлау округында тавыш бирү 1 декабрьгә кичектерелде.
Кандидатларны тәкъдим итү һәм теркәү этаплары йомгаклары буенча Чистай шәһәре территориаль сайлау комиссиясе өч кандидатны теркәде (сәяси партияләрдән ике кандидат, үз-үзен тәкъдим итүче буларак бер кандидат).
Тавыш бирүне оештыру эшенә 2 территорияль һәм 59 участок сайлау комиссиясе җәлеп ителгән. Сайлауларда катнашу хокукына 56 меңнән артык кеше (яисә Татарстан сайлаучылары гомуми саныннан ике процент) ия.
34 номерлы Чистай бер мандатлы сайлау округында Татарстан парламентына депутат сайлау хокукыннан бүген беренче тапкыр тавыш бирүче 162 кеше файдалана ала. Шулар арасыннан 137 кеше Чистайда, 25 кеше Чистай районында яши.
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясендә кайнар линия телефоны эшли: +7 (843) 292-84-33. Сайлау участоклары иртәнге 7:00 сәгатьтән кичке 20:00 сәгатькә кадәр эшли.