Республика балалар клиник хастаханәсенең педиатрия бүлегендә автомат янгын сигнализациясе эшли башлаган.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә «Татар-информ»га хәбәр итүләренчә, икенче каттагы палатада кыска ялганыш булган.
Янгын сүндерүчеләр килгәнче администрация 9 баланы эвакуацияләгән, зыян күрүчеләр юк.