Абай исемендәге Казах милли академия опера һәм балет театрының яңа спектаклен әзерләү барышында татар галиме консультант буларак катнашкан.
«Бүген Абай исемендәге Казах милли академия опера һәм балет театрының«Хан Султан. Алтын Орда» спектакленең премьерасы. Мин коллегаларым Нурлан Атыгаев һәм Ильяс Кемалоглу белән бергә консультантлар булдык. Без хөрмәтле Айнур Копбасарова һәм аның командасы белән уңышлы эшләдек дип уйлыйм», дип яза үз аккаунтында Тарих фәннәре кандидаты Илнур Миргалиев.