Добавить новость

Виктория Боня на дне рождения продала кусок торта за невероятную сумму: видео

Андрей Воробьев: 1 декабря в Подмосковье стартует зимний сезон

Названы драйверы развития технологического лидерства России

Фигурант дела о бронежилетах для Минобороны РФ пошел на сделку со следствием



World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

КФУда татар бүлеген тәмамлаган артистлар: Татар телен яратуыбыз белән бәхетлебез

Казан университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенең 80 еллыгы уңаеннан КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында бүлекне һәм факультетны тәмамлаган актерлар һәм артистлар белән фатирник форматында очрашу булды.

Фатирникта Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Рамил Төхвәтуллин, драматург, Муса Җәлил исемендәге дәүләт бүләге иясе Артем Пискунов, Татарстанның атказанган артисты Резедә Сәлахова, Татарстанның атказанган артистлары Фәнис һәм Алия Кәлимуллиннар, Татарстанның атказанган артистлары Рафаэль һәм Динә Латыйповлар, «Yummy Music» инди-лейблының директоры, продюсер Ильяс Гафаров, җырчылар Айгөл һәм Эльмир Җиһангировлар, Ләйсән Ветрова катнашты.

«Безне менә дигән укытучылар, остазлар укытты. Матур итеп белем бирделәр. Туган тел ул – әти-әни теле. Безнең телебезне дә тәрбияләп, үстереп, яшәтеп, нинди генә каршылыклар булса да, телебезнең матурлыгын югалтмыйча, аның җылылыгын саклап, безгә белем биргән мөгаллимнәребез, остазларыбыз алдында баш иябез. Кайда белем алдың, дисәләр: «Мин татар теле бүлегендә белем алдым», - дип җавап бирәм. Рәхмәт сезгә! Татар телен яратуым һәм татарча сөйләшә белүем белән бәхетлемен», - диде Динә Латыйпова.

«Бу ел институтыбыз өчен бик тә үзенчәлекле. Казан университетының 220 еллыгын да зурлап билгеләп үттек. Шулай ук, үз вакытында факультет булган татар теле, әдәбияты бүлегенең 80 еллыгын билгеләп үтәбез. Бик күп чаралар узды, конференция, семинарлар, төрле конкурслар, олимпиадалар булды. Ә инде соңгы арада үткәрелгән чаралар – истәлекле, аеруча кыйммәтле. Чөнки әлеге чараларда һәр көнне төрле юнәлешләрдә дөнья күләмендә танылган галимнәр, укытучылар белән очрашулар булды», - диде Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов.

Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина

Ул фатирникта катнашкан һәр шәхесне сәхнә йолдызлары дип атады һәм аларның мәдәният өлкәсендә танылган булуларын билгеләп үтте. «30 ноябрьдә УНИКСта «Канат ярганда» дигән әдәби-музыкаль кичә үткәреләчәк, 7 декабрьдә КФУның актлар залында Ирнис Рәхимуллин җитәкчелегендә Татар халык хорының татар бүлегенә багышланган концерты була. Чаралар шуның белән төгәлләнә. Сезнең монда булуыгыз безне яңа фикерләргә этәрде. Хәзер яңа планнар белән яши башладык, риза булсагыз, киләсе елларда да мондый очрашуларны дәвам итәр идек», - диде институт директоры.

«Еш кына безнең институтка укырга керүчеләр мондый сорау бирә: «Кем булып чыгарбыз, кайда эшләрбез икән?» – диләр. Болай дип җавап бирәбез: «Киләчәктә филолог, укытучы була аласыз, фән һәм мәдәният өлкәсенә кереп китә аласыз. Шул ук вакытта Рамил Төхвәтуллин, Равил Әхмәтшин, Данис Шакиров кебек эш урыннарында эшли аласыз», - дибез. Һәркемнең язмышы үз кулында. Яшьләр юлны сайлаганда аларга сезнең киңәшләрегез бик кирәк», - диде Рәдиф Җамалетдинов.

«Мөхәммәт ага Мәһдиев миңа катгый рәвештә таләпчән иде. Вафатына бер ай кала без аның белән очраклы урамда күрештек. «Рамил, син мине гафу ит. Мин сиңа гел «дүртле» куйдым, чөнки син авыл балаларына караганда күбрәк белергә тиешсең, дигән таләп белән сынадым», - диде. Йомшак карау булгандыр, чөнки остазларыбызның безгә карата бик мәгънәви максатлары бар иде. Алар безгә: «Бу киләчәктә безнең зыялылар дәрәҗәсенә үсә торган балалар булсын иде», - дигән теләк белән карадылар алар. Усаллык белән түгел, ә ата-ана, абый-апа буларак карадылар», - диде Рамил Төхвәтуллин.

«Барлык укытучыларыбызга, остазларыбызга уңышлар телибез. Без үзебезнең юнәлеш буенча – укытучы булмасак та, журналистикадан китмәсәк тә, мөгаллимнәр салган татар рухы әле дә күңелдә саклана. Ул гаиләгә дә күчә. Нинди генә мәҗлес үткәрмик, концертлар куймыйк, кайда укыдыгыз дип, сорамыйча калганнары юк. Димәк, ул телебездә дә, үз-үзебезне тотышыбызда да чагыла. Һәр остазыбызга рәхмәт», - диде Эльмир һәм Айгөл Җиһангировлар.

Фатирникта артистлар татар бүлеге турында истәлекләре белән уртаклашты, яраткан җырларын башкарды, спектакльләрдән өзекләр уйнадылар. Алар татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керүләре, иң яраткан профессор, иң кадерле истәлекләр, лифт тарихы, ашханә, имтихан тапшыру һ.б. тарихлар турында сөйләде. «Yummy Music» инди-лейблының директоры, продюссер Ильяс Гафаров яңа дөнья күргән клибын – Дәрдемәнднең «Кораб» шигыренә язылган җырны тәкъдим итте.

«Тормышыбыз – һәркемнең үз кулында. Без бирегә килгәнбез һәм татар бүлеген тәмамлаган икән, барыбыз да – татфаклылар. Бу – зур шатлык һәм зур бәхет. Остазларым, курсташларым, чын күңелдән бик зур рәхмәт сезгә! Киләчәктә әйбәт студентлар килсен һәм һәрберебезгә яшисе килә дип, яшәргә язсын», - диде Ләйсән Ветрова.

Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина

  • Фатирник форматындагы очрашуны институттагы «Мизгел» яшьләр театры җитәкчесе, Татарстанның атказанган артисты Илфак Хафизов һәм «Мизгел» яшьләр театры артистлары, студентлар Кәрим Газизуллин, Айзат Вахитов, Артур Фәритов әзерләде һәм алып бардылар. Чараның инициаторы – КФУның татар әдәбияты кафедрасы профессоры Нурфия Йосыпова, оештыручысы һәм тормышка ашыручысы – КФУның татар әдәбияты кафедрасы доценты Гөлфия Гайнуллина. Кичә турында тулырак репортаж «Интертат» сайтында чыгачак.

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city

Матвиенко: для контактов с американским парламентом нет никаких условий

Несколько автомобилей столкнулись в Лефортовском тоннеле в Москве

Токсиколог Кутушов объяснил, как лапша быстрого приготовления подрывает иммунитет

Суд арестовал фигурантку дела о хищении при ремонте Соловецкого монастыря

Музыкальные новости

Ирина Дубцова, Полина Гагарина, Юрий Антонов, МИЯ БОЙКА и другие звезды на гала-концерте «Главное — Семья» в Кремле

Time to Cashmere

В Солнечногорске сотрудники Росгвардии почтили память коллег, погибших при исполнении служебного долга

Рахимов — о ничьей с ЦСКА: «Конечно, это упущенная победа, но можно говорить о закономерности результата»

Новости России

Россиянам назвали самые выгодные для отпуска месяцы в 2025 году

В России учредили премии за достижения в детской и подростковой литературе

В крупных городах Грузии начались акции с требованием проведения новых выборов

Экология в России и мире

Спектакль- концерт «Владимир Высоцкий. Известный и неизвестный» в день его рождения пройдет в Петербурге

Хейли Бибер вышла на связь после слухов о разладе с Джастином: фото

Новогодний хит! от MYAKESH Слушайте «Новогоднюю»!

Новогодний хит! от MYAKESH Слушайте «Новогоднюю»!

Спорт в России и мире

Серена Уильямс: «Хочу пробежать полумарафон. Мне просто необходимо в чем-то соревноваться. Я безумно скучаю по теннису»

Кузнецова назвала Медведева одним из двух главных скандалистов ATP-тура

Названо место Рыбакиной в рейтинге лидеров WTA по призовым за сезон

Олимпийская чемпионка Веснина проиграла в своём прощальном матче

Moscow.media

Каршеринг BelkaCar награжден премией «Бренд года в России 2024»

Энергоколлапс в Тверской области оставил людей без света

Axenix проведет в МГУ цикл лекций по ИТ архитектуре

На Мытищинской хорде в Подмосковье построили 800-метровый путепровод











Топ новостей на этот час

Rss.plus






Россиянам рассказали, кому государство вернет «налоговый кэшбек» за 2025 год

Сергей Лазарев устроил истерику в финале «Ну-ка, все вместе!» и попрощался с шоу. Навсегда!

В крупных городах Грузии начались акции с требованием проведения новых выборов

Орловцы «отправили» губернатора Клычкова на повышение в Москву