14 декабрьдә Санкт-Петербургта Татар мәдәнияте көннәре кысаларында «Россия - минем тарихым» тарихи мультимедиа паркында татар халкының милли үзенчәлеген саклауга һәм үстерүгә багышланган «Нева ярындагы татарлар» төбәк фәнни-гамәли конференциясе узачак. Бу хакта Татарстанның Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Сез Татарстан Республикасы белән аффиляцияләнгән һәм татар эшмәкәрләре җитәкчелегендәге предприятиеләр эше белән таныша аласыз, «Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе Татар милли-мәдәни берләшмәләре эшчәнлеге» экспозиция стендларын, «Декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләрендә татар халкының гореф-гадәтләре һәм традицияләре» экспозициясен һәм «Нева ярындагы татарлар» сәнгать күргәзмәсен карый аласыз.
Барлык теләүчеләрне 14 декабрьдә «Россия-минем тарихым» тарихи паркына (Бассейн ур., 32 йорт, «Җиңү паркы» метро станциясе) конференциягә чакырабыз, яара 12:00 сәгатьтә башлана, диелгән хәбәрдә.