Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген, 29 ноябрьдә, республика Дәүләт флагы көне билгеләп үтелүен искәртте.
Ул телеграм-каналына язылучыларны котлады һәм видео белән уртаклашты. Анда «Ак Барс» һәм «КАМАЗ-мастер» командалары җанатарлары һәм спортчылары кулында, хәрбиләрнең шевроннарында, махсус хәрби операция зонасында Россия гаскәрләре алган биналарның түбәсендә һәм төбәк, бөтен ил өчен әһәмияткә ия башка вакыйгалар вакытында Татарстан флагы күрсәтелә.
https://t.me/rustamminnikhanov/ видеосы