Казан мэры Илсур Метшин октябрь – ноябрь нәтиҗәләре буенча Россия шәһәрләре мэрлары рейтингында беренче урын яулады. Тикшеренүне РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты белән берлектә «Рейтинг» мәгълүмати коммуникацияләр үзәге уздырган. Аналитиклар барлыгы 88 шәһәр башлыгы эшчәнлеген бәяләгән.
Икенче урынны Мәскәү мэры Сергей Собянин, ә өченче урынны Төмән башлыгы Максим Афанасьев яулады. Санкт-Петербург мэры Александр Беглов исә нибары 8нче урында.
20 иң яхшы шәһәр башлыгы исемлегенә шулай ук Чаллы мэры Наил Мәһдиев та кергән. Ул рейтингта 19нчы урында.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Метшин ТР ведомстволары, шәһәрләре һәм районнары башлыкларының медиа нәтиҗәлелеге рейтингында беренче урын яулады.