Алабугада Батырлык ордены һәм «Батырлык өчен» медален бирделәр. Махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган алабугалыларның бүләкләре гаиләләренә тапшырылды. Бу хакта «Алабуга нуры» яза.
Һәлак булганнан соң Батырлык ордены белән Руслан Буланов бүләкләнде. Орденны аның әнисе — Римма Буланова алды. Айнур Гатауллин да һәлак булганнан соң «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнде. Дәүләт бүләге хәрбинең әти-әнисенә — Гөлсем һәм Алмаз Гатауллинарга тапшырылды.
Гомумшәһәр планеркасында хәрбиләрнең ата-аналарына бүләкләрне Алабуга муниципаль районы башлыгы Рөстәм Нуриев бирде. Ул гаиләләрнең кайгысын уртаклашты һәм якташларның батырлыгы онытылмаячагын билгеләп үтте.
Фото: © https://alabuganury.ru/