Уфада бер яңа урам Бәшир Рәмиев исемен йөртәчәк. Ул Сун-Ят-сен һәм Степан Злобин урамнары арасында урнашкан. Озынлыгы – 800 метр. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.
Шәһәр советы депутатлары 27 ноябрьдәге чираттагы утырышта әлеге карарны бертавыштан хуплады.