Моңа кадәр Луховицкий авиация заводын җитәкләгән Зөфәр Миргалимов «Туполев» АҖ филиалы – С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводы директоры итеп билгеләнде. Бу хакта Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясенең матбугат хезмәте Telegram-каналда хәбәр итә.
Элегрәк гаммәви мәгълүмат чаралары Казан авиация заводы директоры вазифасыннан киткән Николай Савицкихның эшен нәкъ менә Зөфәр Миргалимов дәвам итәчәге турында язган иде. Шул ук вакытта, Миргалимов 2008-2022 елларда Казан авиация заводында җитештерү буенча директор һәм директорның беренче урынбасары булып эшләде.
«Казан авиация заводы киңәя һәм яңара, предприятие алдында чын мәгънәсендә зур бурычлар тора. Зөфәр Васыйх улы аларны үтәү өчен бөтен һөнәри осталыгын кулланыр дип өметләнәбез. Завод коллективының яңа җитәкчене хуплап каршы алуын сорыйбыз», - дип белдерде «Туполев» акционерлык җәмгыятенең яңа идарәче директоры Александр Бобрышев.
П.А.Воронин исемендәге Луховицкий авиация заводын предприятие директорының элеккеге беренче урынбасары Юрий Якушов җитәкләде.
Моңа кадәр, ике көн элек, «Туполев» АҖ идарәче директоры Константин Тимофеев һәм «Яковлев» ГАҖ генераль директоры Андрей Богинский вазифаларыннан китте. Алар урынына Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясенең дәүләт оборона заказы һәм оператив-тактик авиация программалары белән идарә итү буенча генераль директор урынбасары Александр Бобрышев һәм «Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе» ГАҖ генераль директоры Вадим Бадеха килде.