Добавить новость

Заключен договор о комплексном развитии участка в Можайском районе

Еще 20 рабочих отравились едой в хостеле в Москве

«Жили в роскоши за счет народа, а потом сбежали»: что известно о внучках Горбачева

Землетрясение в Республике Алтай не принесло сильных разрушений



World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Төмәннең «Яшь буын» өлкә татар яшьләре оешмасы 25 еллыгын бәйрәм итә

Төмәннең «Яңарыш» газетасында Рәүфә Кангазинаның «Яшь буын» оешмасына 25 яшь» дигән язмасы чыкты.

Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә «Яшь буын» өлкә татар яшьләре оешмасы зур әзерлек белән үзенең 25 еллык юбилеен билгеләп үтте.

Башта оешма җитәкчесе Фәрид Корманов чит төбәкләрдән килгән кунакларны шәһәрнең «Этнос» балалар үзәге һәм Кырынкүл урта этно-мәдәни компонентлы мәктәпкә, «Чик сакчылары паркы»на экскурсиягә алып барды. Аннары алар татар мәдәният үзәгенең Камин залында түгәрәк өстәл артына җыелышып, бүгенге яшьләрне кызыксындырган – милли хәрәкәт, татарлык рухын күтәрү, телебез, мәдәниятебез, тарихыбыз, гореф-гадәтләребезгә кагылышлы мөһим сораулар һәм мәсьәләләр буенча фикер алыштылар, чит төбәкләрдәге яшьләр оешмалары белән бердәм эшләүне дәвам иттерү юлларын карадылар.

Бәйрәмнең төп өлеше үзәкнең икенче катында, концертлар залында, мул сыйлы өстәлләр артында дәвам итте.

Мәҗлескә хөрмәтле кунаклар, оешманың даими иганәчеләре, дуслары, оешма әъзалары, яшьләр җыелдылар. Чараны мәдәният үзәге хезмәткәре – җор телле оста алып баручы Ринат Гарифуллин җитәкләде. Кунакларны сәламләп Фәрид Зәки улы чыгыш ясады. Ул килгән кунакларга һәм 25 ел буена ярдәмләшеп эшләгән, җылы сүз, матди яктан ярдәм итеп торган якташларга рәхмәтен белдерде.

Оешма беренче адымнарын ясаганда төрле яктан булышып торган, бүгенге көндә бакыйга күчкән – «Яңарыш» газетасының беренче мөхәррире Азат Сәгыйтов, «Дусларга сукмак» радиотапшыруының беренче редакторы Наил Хисамиев, озак еллар Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәген җитәкләгән Лилия Кәримова, «Фольклор» өлкә фестивале авторы Вәлимә Ташкалова, җырчы Айзәт Насыйбуллин, оешманың тавыш операторы, диджей вазифасын башкарган, махсус хәрби операциядә катнашып, «Батырлык» ордены белән бүләкләнгән Алексей Дементиевны бер минут тынлык белән искә алып үттеләр. Аларның рухына багышлап Ялутор мәчете имамы Раил хәзрәт Мәхмүтов Коръән догалары укыды.

Тамашачылар игътибарына «Яшь буын» оешмасының 25 еллык тормыш юлын чагылдырган видеоролик тәкъдим ителде. Биредә яшьләрнең күптөрле бәйге-ярышлар, фестивальләрдә, Сабан туйларында, регионара узган яшьләр форумнарында, конференцияләрдә катнашулары, өлкә буйлап йөреп, төрле чаралар, дискотекалар, концертлар оештырулары, авыл клублары, китапханәләр, мәктәпләр белән эш алып барганнары турында сөйләнде.

Аннары сүз кунакларга бирелде. «Яшь буын» оешмасын Көмеш юбилее белән тәбрикләү чыгышын милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты рәисе вазифасын вакытлыча үтәүче Роман Малыгин: «Әссәләмәгәләйкүм, исәнмесез, кадерле дуслар», - дип башлап, халыкның кәефен тагын да күтәреп җибәрде. Ул оешманың башкарган хезмәтенә бәя биреп, эшләрендә уңышлар теләде һәм оешманың «аксакаллары» булган, бүгенге көндә дә ярдәм итәргә әзер торган Ибраһим Мәмәтов, Руслана Батырова, Ринат Әскәров, Гөлфия Хәмидуллинага Рәхмәт хатлары тапшырды.

Татарстан кунагы - «Идел» яшьләр үзәге директоры Наилә Галеева озак еллар инде Фәрид Зәки улы белән тыгыз мөнәсәббәттә эшләп килүләре турында искәртеп, киләчәктә дә аңлашып эшләргә дигән теләкләрен җиткерде. Һәм Лилия Зарипова, Карина Новикова, Эмиль Камалов, Илдар Ниязов, Фәрид Кормановны Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле Амиль Нуруллин да котлау сүзләре белән бергә Рәхмәт хатлары тапшырды. Котлау сүзләренә өлкә Думасы депутаты Тамара Казанцева, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты белгече Вилдан Якубов, «Өлкә чик сакчылары ветераннары» иҗтимагый оешмасы рәисе Нуретдин Ибраһимов, Новосибирск шәһәренең татар мәдәният үзәге белгече Ралия Галеева, Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәге директоры Гөлнара Кәримова, Уват районы, Өге авыл хакимият башлыгы Нурулла Бахметов да кушылып, изге теләкләрен, бүләкләрен җиткерделәр.

Төмән районы, Индрәй авылыннан килгән Исиннар гаиләсенең «Яшь буын» оешмасына әйткән рәхмәт сүзләре тамашачыларның берсен дә битараф калдырмады. 2014 елда яшьбуынлылар аларның уллары Әмиргә операциягә акча җыюда зур ярдәм күрсәткәннәр. Сәхнәгә әнисе белән Әмир үзе дә күтәрелгәч, зал дәррәү кул чапты.

Бәйрәмгә ямь өстәп Казан дәүләт мәдәният институтының 3 курс студенты Рөстәм Егоров, Санкт-Петербург шәһәреннән килгән Альбина Ишмурзина, Первоуральск шәһәре кунагы Денис Кротов, шулай ук җирле йолдызларыбыз – Луиза Сөрмәтова, Гүзәл Мәчитова, Роберт Сабиров, Гөлфия Левкова, Илдус Галиев халыкны биетеп, матур җырлар башкардылар.

«Вак бәлеш» (җитәкчесе Ислам Сафин) фольклор ансамбле һәм «Аккош» (Екатерина Старостенко) бию студиясенең биюләре, Алена Хәкимованың скрипкада уйнаган моңлы көйләре тамашачылар күңеленә аеруча хуш килде.

«Яшь буын» оешмасын 25 ел җитәкләүче Фәрид Корманов җырлаган җырларны да халык зур алкышларга күмде. Җитәкче шатлыкларын уртаклашырга килгән кунакларга һәм актив яшьләргә рәхмәтен белдереп, Рәхмәт хатлары тапшырды.

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city

Подорожал проезд по платным участкам трассы М-4 в Воронежской области

Энергетик или яд: что известно о загадочной смерти двух свердловских футболистов

Россия – нация оптимистов?

Примерно 250 туристических проектов с господдержкой станут доступны МСП в регионах

Музыкальные новости

Сотрудники ОМОН «Фишт» Росгвардии провели уроки мужества в Адыгее

Ростовский-на-Дону ЭРЗ обновляет производственное оборудование

Безнаказанность Алиева и азербайджанских олигархов России: Москва вновь оплачивает бакинские счета

Турнир по хоккею на Кубок генерала армии Николая Рогожкина состоялся в Тамбовской области

Новости России

Россия – нация оптимистов?

Онлайн покер на рубли: как играют в отечественных румах?

В Госдуме предложили поощрять учителей за достижения обучающихся

Подорожал проезд по платным участкам трассы М-4 в Воронежской области

Экология в России и мире

12 ванных комнат и семь спален: Селена Гомес и Бенни Бланко приобрели дом за $35 млн

Трамп неожиданно снизил цены на туры в Турцию для российских туристов на предстоящее лето: туроператоры уже подсчитали их выгоду

Личная охрана в Москве. Профессиональная личная охрана. Услуги личной охраны. 

Почему МИД РФ упорно отрицает этнические чистки в Нагорном Карабахе?

Спорт в России и мире

Александрова попала в топ-5 чемпионской гонки WTA.

Вердаско иронично прокомментировал победу над Бубликом и Хачановым на турнире в Дохе

Роман Сафиуллин покинул турнир ATP-500 в Дохе, проиграв Алексу де Минору

"Не уверена в доверии": Соболенко прокомментировала ситуацию с Синнером

Moscow.media

НПС построит тоннель под железной дорогой в Бутово

В честь 80-летия Победы в Великой Отечественной войне ветераны получат выплаты накануне праздника

«Деловые Линии» переехали на новый адрес в Миассе Челябинской области

Депутат Барсов предложил пенсионерам продавать пирожки, если они не хотят мыть машины.











Топ новостей на этот час

Rss.plus






В Госдуме предложили поощрять учителей за достижения обучающихся

Северный полюс окажется на месте южного: чем опасна остановка вращения ядра Земли

Индекс Мосбиржи подскочил на фоне переговоров делегаций РФ и США

В Подмосковье начался новый этап реконструкции Каширского шоссе