Бүген томан һәм начар күрүчәнлек булу сәбәпле, «Казан» аэропортына очучы берничә рейс тоткарланды.
«Татар-информ»га аэропорт матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Мәскәү һәм Дубайдан очучы рейслар экипаж командирлары карары нигезендә Самарадагы запас аэродромга җибәрелгән.
Иркутск һәм Новосибирсктан очучы рейслар Бегишево һәм Ульяновскидагы (Баратаевка) запас аэродромнарда төшкән.
Моннан тыш, кайбер һава суднолары Казанга килеп җитмәү сәбәпле, Казаннан очып китәргә тиешле рейслар тоткарлана.
Аэропортта пассажирлар белән авиакомпанияләр вәкилләре һәм аэропорт хезмәтләре эшли. Аларны ризык һәм эчемлекләр белән тәэмин иткәннәр.