Якын арада Россия рубленың долларга карата курсы арту көтелми. Моның сәбәбе - РФ Үзәк банкының кырыс кредит-акча сәясәте. Икътисад фәннәре кандидаты, финанс аналитигы Михаил Беляев «Татар-информ»га шундый фикер белдерде.
«Бу акрынлап кимү (рубль курсы) Үзәк банк үзенең кырыс акча-кредит сәясәтен дәвам иткәнче булачак. Менә шулай ул төшәчәк тә, төшәчәк», – диде Беляев.
Икътисадчы доллар курсы 150 сумга кадәр арту ихтималын да кире какмады.
«Киләчәктә ул шуышыр, аска таба шуышыр», - дип өстәде ул.